Башкорт АССРының атказанган мәдәният эшлеклесе, Башкортстан Республикасының «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры, Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияткә керткән өлеше өчен» мактау билгесе иясе.
Ул «сугыш чоры балалары» буынына карый: 1931 елда Кырмыскалы авылында туган, сугыш чорының барлык авырлыкларын кичергән, яшьли әтисен югалткан, өлкәннәргә ярдәм итеп, «Фронт өчен, җиңү өчен» девизы астында колхозда эшләгән.
Ватанпәрвәрлек һәм төрле милләт кешеләренең үзара ярдәмләшеп яшәү рәвешенә ул гомер буе тугры калды. Иҗат юлын район гәзитендә башлап, ул бик тиз абруйлы журналистка әверелә, Уфага, «Кызыл таң» гәзитенә эшкә чакырыла, биредә 40 ел эчендә әдәби хезмәткәрдән баш мөхәррир вазыйфасына кадәр юл үтә.
Расих Ханнанов әдәбиятка 1950 елларда килә, проза, поэзия, пьесалар яза. Аның 30 китабы, компакт-дисклары, аудиокитаплары дөнья күрде. Аның пьесалары буенча спектакльләр К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры, Сибай драма театры, Мәскәү, Үзбәкстан, Казахстан халык театрларында сәхнәгә куелды.
Шагыйрьны яраткан жанры – робагыйлар, ул – меңнән артык фәлсәфи дүртьюллыклар авторы. Популяр «Туган тел» телеканалы аның шигырьләренә яңы жанр – «шигъри паузалар» – циклын иҗат итте.
Башкорт һәм татар телләрендә язган җырлары шагыйрьгә зур танылу алып килә. Башкортстанның иң күренекле композиторлары Рим Хәсәнов, Тәлгать Шәрипов, Данил Хәсәншин һәм башкалар тарафыннан аның шигырьләренә 200дән артык җыр языла. Аларны Башкортстан һәм Татарстанның легендар җырчылары Илфак Смаков, Хәйдәр Бигичев, Идрис Газиев, Зәки Мәхмүтов, Радик Гәрәев, Гали Хәмзин, Нәзифә Кадыйрова башкарды.