Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә (Ханнанов, Ханнанова) - страница 5

Баскан алтын яфраклар.

Тик төшләргә генә керә

Туып үскән туфраклар.


Өем түгел, илем дә бит

Чүп-үлән асларында.

Эх, әтиле йортка кайтып

Үләнгә капланырга!

АК ЙОЗАКЛЫ АК ИШЕК


Ак йозаклы йорт алдында

Калды яшьлек еллары.

Җәйләр саен бер урарга,

Эх, кая соң юллары?


Кушымта:

Ак йозаклы ак ишекне

Ак томаннар каплаган.

Ничә еллар инде кайтып

Шакыр вакыт тапмаган.


Ак йозаклы ак ишекне

Ачы җилләр шакыйдыр.

Күпләр микән туган якка

Кайтыр вакыт тапмыйдыр!?


Җилләр белән колакларга

Килә ишек тавышы.

Ак йозакта ак томандыр,

Эх, эчетә сагышы!


Томан аша чая яшьлек,

Кайтыгыз, дип чакыра.

Кайтып шунда, ишек шакып,

Эх, торырга чак кына!

Фәния Габидуллина

ТӨШЛӘРЕМНӘН ГЕНӘ ЮГАЛМА


Сагынуларым булып кайтасыңмы,—

Көн дә сине төшләремдә күрәм.

Ник әйттем соң юксынырлык булгач:

«Сине түгел, башка берне сөям»…


Томан арасыннан елмаясың,

Күзләреңдә сөю уты һаман.

Йөгереп барып кочаклыйсы иде,

Тик арада ята куе томан.


Үкенүләрем булып керәсеңме

Төшләремә минем кабат-кабат.

Күңелемнең бер ярсу чагында

Үзем әйттем: «Башка берне ярат!»


Хәзер менә сагынып көтеп алам,

Төшләремдә елмай кабаттан.

Күкрәгеңә ятып елар идем…

Ни кызганыч, инде таң аткан.

МАЯГЫМ БУЛ


Мин бәхетле, —

Яннарымда тик син булсаң.

Иңнәремдә

Кулларыңның көчен тойсам.


Мин өметле

Күзләреңдә нурлар күрсәм,

Шул нурларда

Йөрәгемә юллар үрсәң.


Сабыр идем.

Ашкынырга син өйрәттең.

Салкын идем, —

Учагымда куз көйрәттең.


Иркәләмә, —

Назга туймас сабый иттең.

Үпкәләмим, —

Көлгә калып янып беттем.


Мин гашыйкмын

Гайрәт ташкан буй-сыныңа,

Тик ашыкмыйк

Сихри хискә буйсынырга.


Чуалтырбыз

Сихри серле ул йомгакны.

Югалтырбыз

Бергә йөрер ул сукмакны.


Мин табынам

Синең сүзгә, назга, моңга.

Юк, абынмам,

Булсаң маяк ул упкында.

Илгиз Əхмəтов

РЕКВИЕМ


Тузгытып олы юл тузанын

Булачак солдатлар тезелде.

Кем көлде, елады: кайдадыр

Соңгы кыл зыңгылдап өзелде…

Бер мизгел – аралар өзелде

Бетмәстәй чакрымнар тезелде

Ә җанга – алдагы кайгылар,

Мәнгелек югалту сизелде…

Солдатлар тезелде,

Хыяллар төзелде —

Өметлэр озелде…

Ничек тә түзелде…

Керфекләр аркылы күз яше сөзелде…

Малайлар хезмәткә киттеләр —

Җаннарын тупларга җиктеләр…

Кан акты… Хыяллар беттеләр…

Үлемгә балалар киттеләр…

Үлемнән яшәүгә бу ара

Ни гаеп, бу хезмәт – ни чара?

Я Афган, я Чичен сугышы

Көйдерә сабыйлар сулышын…

Кемнәрдер югала…

Кем читкә юл ала…

Шат йөзләр карала…

Балалар баш сала…

Кайгылы ананың зиһене тарала…

Онтылды гудоклар тавышы.

Тик хәтер бер тынга карышып

Бирмәскә тырыша үткәнне:

Онытма аналар көткәнне!

Тормышның тузанлы юлыннан,

Мәңгелек чәчәкле болыннан

Яшь буын тынычлап атласын,

Кан койган корбанны акласын!

Йөрәктә сакласын!

Һәм горур атласын!

Ватанын якласын!

Дошманнан сакласын!

Туган җир ул изге –