Гомер бетеп, бакыйлыкка күчкәч,
Мин кайтырмын сезне сагынып.
Якты кояш булып, нурлар сибеп,
Алсу таңнар булып кабынып.
Яз керсәгез алма бакчасына,
Чәчкә аткан булыр алмагач.
Каршы алган сезне ул бакчада
Мин булырмын – сары сандугач.
Куандырып сезне тугайларда
Мин чәчкәләр булып үсәрмен.
Күңелегез мине сагынганда
Йомшак җилләр булып исәрмен.
Урманнарда әгәр адашсагыз,
Кәккүк булып сезне эзләрмен.
Сабантуйлар җитсә, зәңгәр күктән
Тургай булып сезне күзләрмен.
Яз керсәгез алма бакчасына,
Чәчкә аткан булыр алмагач.
Каршы алган сезне ул бакчада
Мин булырмын – сары сандугач.
Куандырып сезне тугайларда
Мин чәчкәләр булып үсәрмен.
Күңелегез мине сагынганда
Йомшак җилләр булып исәрмен.
Урманнарда әгәр адашсагыз,
Кәккүк булып сезне эзләрмен.
Сабантуйлар җитсә, зәңгәр күктән
Тургай булып сезне күзләрмен.
Сезнең белән бергә була алмам:
Кичерегез исән булганнар.
Сезгә минем бары тик бер теләк:
Онытмагыз мине, туганнар!