Ак күгәрчен. Шагыйрь Расих Ханнанов истәлегенә (Ханнанов, Ханнанова) - страница 10


Күз яшемне тыеп калам.

Бушлык җиңә кайчагында.

Күз яшедәй тама тамчы

Соңгы төснең яфрагына.


Яңгыр үтә, бушлык йота.

Катып калган күз яшедәй

Балкый тамчы соңгы төстә.

Бушлык канун. Әмма…

Әмма хисләр ташый…

Зөлфия Газиева

СИН КАЙЛАРДА?


Син таптың да мине, мин югалттым.

Син кайларда хәзер? Кайларда?

Син табыл да, ярдәм итче миңа,

Чуалган уйларны җайларга.


Мин эзләдем сине, тик уңышсыз.

Хәзер инде син мине эзлә.

Кабат икәү күзгә-күз карашып,

Очрашмыйча, син инде, түзмә.


Меңнәр арасыннан бары сине

Кирәк булды миңа сайларга.

Пәйда булчы, тагын, алларымда.

Син кайларда хәзер? Кайларда?

БУЛ ДУСЫМ


Бураннарда җылыт мине,

Бул ялкын.

Челләләрдә җиләс ясар

Җил, салкын.

Син-болыным, зәңгәр күктә-

Болытым.

Ап-ак чәчәккә күмелгән

Шомыртым.

Йөрәгеңдә тибрәлеп нечкә кылың,

Шул кылларга кунып сайрар

Былбылым.

Коеп яуган яңгырым син

Җиһанда.

Мин тамчылап Сөю җыям,

Учымда…

Бул Кояшым, Язым, Аем,

Йолдызым.

Һич икеләнми әйтерлек,

Чын дусым…

Күктә янган, син, иң якты

Йолдызым.

Наҗия Гәрәева

КӨЗГЕ УЙЛАНУЛАР


Көзге җилдә шыбыр-шыбыр коя

Каеннарым алтын тәңкәләр.

Кем газиз баласын өзелеп лә сөя?

Ул бит безнең әткәй-әнкәйләр.

Җылысын тоеп әни кулының

Тан аткач йокымнан уянам.

Күптән бәлигъ булган зур улымны

Буй җитмәсә дә сөям hаман.


Балаларның йөрәгендә калсын

Әнкәй кочагының җылысы.

Көзге яңгыр яуганда исенә алсын,

Сагынып ла килсен елыйсы.

Хисләр йомшак күңелле итәләр,

Кешелекле булсын кешеләр!

Ил тормышы алга китәр иде

Күбрәк булса хисле кешеләр.

Гөлназ Гафарова

ТУГАН КАПКА


Теләсәм дә бик еш ача алмыйм

Туган өем – нигез капкасын,

Язмыш җиле аны каралтса да,

Кайгы җиле килеп какмасын.

Туган капка һәркем өчен ачык

Әткәм-әнкәм үзе шикелле,

Сагынулар сагышларга салды.

Кайтам әле, кайтам бу юлы.


Ачып чыгып туган йорт капкасын

Олы юлга аяк бастым мин,

Дус-иш булдым бик күп чит-ятларга.

Сагынып көтеп алган, капкам – син.

Туган капка, зинһар, бикләнмәче,

Салдырмачы син үзеңә келә,

Ямансулап мине озатсаң да,

Исән – сау кайтуымны телә.

ШОМЫРТ КҮЗЛӘР


Шомырт җыям, шомырт җыям,

Чиләкләрем тулганчы,

Шомырт җыям, сине уйлыйм,

Уйлыйм күңелем булганчы.


Шомырттай кара күзләрең…

Белсәң иде серләрен,

Озын керфекләр яшерә

Кемнәндер сөюләрен.


Шомырттай кар күзләрне

Көн дә килә күрәсем,

Ул кемнәрне сөя икән?

Эх, килә шул беләсем!


Шомырт җыям әрәмәдә,

Күзләреңдәй каралар,

Сөюемнән күпер салам,

Якынайсын аралар.

Гузалия Гизатуллина

ВАКЫТ АТЫ


Вакыт аты һич туктамый.

Гомер инде кичкә авыша.

Хисләр көчен авызлыклап,

Акыл белән күңел кавыша.

Җилләр тарый инде күптән

Ак кылганнар кунган чәчемне.

Яшьлек юләрлеге үткән:

Арттырасы килми яшемне.

Чигендереп дистәләбен

Кайтыр идем яшьлек елларга.

Шатлыгым канатларында